Онлайн трансляция

Свернуть

"Таяну ноктасы": "Алмаш" сериалы ничек төшерелде, кемнәр катнаша һәм нәрсә көтәргә?

"Таяну ноктасы": "Алмаш" сериалы ничек төшерелде, кемнәр катнаша һәм нәрсә көтәргә?

https://tnv.ru

30 Ноябрь 2022, 15:18

108

0

"Таяну ноктасы": "Алмаш" сериалы ничек төшерелде, кемнәр катнаша һәм нәрсә көтәргә?
ТНВда "Алмаш" сериалы премьерасына санаулы көннәр кала. "Таяну ноктасы" тапшыруында шул хакта сөйләштек.

Актерлар, төшерү төркеме 1,2 серияне Теләче районы халкына күрсәтеп кайтты. Съемкалар бу районда барган иде. "Без тамашачыдан мондый ук реакция, алкышлар көтмәгән идек", ди актерлар.

"Алмаш", беренче чиратта, ул актерлар һәм төшерү составы белән көчле. Биредә алты халык артисты катнашты!


“ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” тамашачысы сериалны 5 декабрь көнне эфирда күрә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Проектны төшерү "Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татнефть» хәйрия фонды һәм “Яңа Гасыр” ТРК” АҖ ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

Сериалда вакыйгалар барган хәзерге заман татар авылы төрле кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелә. Төп геройлар — игезәкләр Әмир белән Самир. Һәрберсенең үз максаты, үз серләре бар, әмма килеп чыккан хәлләргә бәйле бертуганнарга урыннары белән алмашырга туры килә. Шул мизгелдән геройларның тормышы үзгәрә башлый.

«Алмаш» сериалы туган җиргә, Ватанга мәхәббәт турында сөйли. Кемгәдер ул хатирәләрдә генә калган, кемнеңдер әле дә үз авылына барып кайту мөмкинлеге бар, ә кемдер үз җирендә, үз йортында яшәү бәхетенә ия. «Нигез» — ул иртәме-соңмы һәрберебез өчен әһәмиятле булачак мәңгелек кыйммәт.

Проектта төп рольләрне Мөхәммәтҗанов Фәннур, Әсхәт Хисмәтов, Айгөл Шакүрова, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Радик Бариев һәм республика театрларының башка әйдәп баручы актерлары башкарачак.

«Алмаш» сериалының режиссеры - Алмаз Әкбәров. Сценарий авторы - Альберт Шакиров.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров