Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театры рәссамы Булат Ибраһимовка мактаулы исем бирелгән

Камал театры рәссамы Булат Ибраһимовка мактаулы исем бирелгән

https://tnv.ru

01 Декабрь 2022, 14:23

239

0

Камал театры рәссамы Булат Ибраһимовка мактаулы исем бирелгән
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов карары нигезендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының рәссамы Булат Ибраһимовка театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен "Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кичә театрның талантлы актеры Фәннүр Мөхәммәтҗановка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде. Фәннүр - 5 декабрьдән "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналларында күрсәтелә башлаучы "Алмаш" сериалында игезәкләр ролен уйный.

Фото: Камал театры

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров