Онлайн трансляция

Свернуть

Тагын бер шәхес вафат булды

Тагын бер шәхес вафат булды

https://tnv.ru

19 Декабрь 2022, 11:37

398

0

Тагын бер шәхес вафат булды
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрын 28 елдан артык җитәкләгән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхел улы Шәймәрданов вафат. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Роберт Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районының Татар Шураны авылында туган. 1992 елда Р.Шәймәрданов Минзәлә драма театрының директоры итеп билгеләнә. 

РФ Президенты В.В.Путинның 2014 елның 2 май №290 указы нигезендә хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Шәймәрданов Роберт Шәйхел улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнгән.

Фото: minzalateatr.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров