https://tnv.ru
18 Январь 2023, 17:19
152
0

Алабуга мәдәният сараеның иҗади төркеме һәм мәдәният көллияте студентлары 16 гыйнвар көнне ТНВ каналында кунак булды. Алар «Кәмит Җәвит» тапшыруын төшерүдә катнашты.
Алабуга кунаклары тапшыруны алып баручы Җәвит Шакировка күчтәнәчкә махсус пешерелгән чәк-чәк бүләк итте. Татар халкының милли ризыгы Алабуга шәһәрлеге формасында ясалган.
«Кәмит Җәвит» — ТНВ каналында чыга торган иң популяр тапшыруларның берсе. Тапшыру алып баручысы Җәвит Шакиров кунакларны җыр, бию, такмак һәм юмор ягыннан сыный.

Фото: alabuganury.ru
Бүлешергә
Комментарии 0