Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиев юбилеенда татар халык җырын башкарды

Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиев юбилеенда татар халык җырын башкарды

https://tnv.ru

06 Апрель 2023, 10:34

1566

0

Минтимер Шәймиев Равил Шәрәфиев юбилеенда татар халык җырын башкарды
Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевне котлап, аңа дип «Эх, алмагачлары» җырын башкарды. Кичә Камал театры сәхнәсендә артистны якыннары, дуслары, хезмәттәшләре 85 яше тулу белән котлады.

Минтимер Шәймиев юбилярны беренче булып тәбрикләде. «1954 нче елда без Равил белән икәү авыл хуҗалыгы институтына керергә йөри идек. Мин үттем, Равил узмыйча калды. Шул вакытта мин дә аның белән китсәм, хәзер берәр танылган артист булыр идем», - дип шаяртты Татарстанның беренче президенты.

Җылы сүзләрдән соң, Минтимер Шәймиев сузып җырлап та күрсәтте. «Эх, алмагачлары» җырын ул Равил Шәрәфигә махсус багышлап башкарды. Соңыннан артист үзе дә кушылып җырлый башлады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар