Онлайн трансляция

Свернуть

Татар спектакле илкүләм фестивальдә җиңгән

Татар спектакле илкүләм фестивальдә җиңгән

https://tnv.ru

21 Апрель 2023, 11:09

84

0

Татар спектакле илкүләм фестивальдә җиңгән
Бу көннәрдә «Апуш» балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулаган. Бүләкләү тантанасы Пермь шәһәрендә узган. Моның хакта студиянең Вконтакте рәсми сәхифәсендә билгеле булды.

«Апуш» студиясе фестивальдә «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән җиңгән. Уңышлы чыгыш ясаулары өчен нәни артистларны дәрәҗәле бүләк белән зурлаганнар: «Апуш»чыларны Мәскәүдәге губерния театрына - Сергей Безруков җитәкчелегендә узачак балалар театр фестивалендә чыгыш ясарга чакырганнар.

Пермьдә Татарстан данын яклаган «Апуш» студиясе тагын ике номинациядә җиңүче итеп билгеләнгән. Яшь артист Әмир Исрафилов балалар театрларында иң яхшы артист, ә студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова яңа номинациядә - спектакльнең иң яхшы музыкаль бизәлешен иҗат итүче диеп табылды.

Фото: https://vk.com/apushkzn

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар