Онлайн трансляция

Свернуть

Юбилейга - Дәүләт бүләге: Фәнис Җиһаншаны котлыйбыз!

Юбилейга - Дәүләт бүләге: Фәнис Җиһаншаны котлыйбыз!

https://tnv.ru

03 Май 2023, 23:23

805

0

Юбилейга - Дәүләт бүләге: Фәнис Җиһаншаны котлыйбыз!
Бүген Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге театр артисты, кино актёры Фәнис Җиһаншага Дәүләт бүләге - Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Әлеге вакыйга турында ул эшләгән театр матбугат хезмәте хәбәр итә.

Артистка бүләк аның туган көнендә - театрда зурлап билгеләп үтелгән 50 яшьлек юбилеенда тапшырылды. Әлеге чарада аның иҗатташ дуслары, якыннары, хезмәтен сөюче тамашачылары җыелды.

Башта тамашачыларга юбиляр катнашында "Көзге кайтаваз" спектакле күрсәтелде. Соңыннан Фәнис Җиһанша якыннарыннан котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Без дә артистны шушы зур дәрәҗәгә ирешүе белән чын күңелдән котлыйбыз!

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров