Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Мостай Кәрим повесте буенча «Ярлыкау» фильмының премьерасында булды

Рөстәм Миңнеханов Мостай Кәрим повесте буенча «Ярлыкау» фильмының премьерасында булды

https://tnv.ru

04 Май 2023, 09:55

584

0

Рөстәм Миңнеханов Мостай Кәрим повесте буенча «Ярлыкау» фильмының премьерасында булды
Кичә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Ярлыкау» кинофильмының премьерасында булды. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.

Картинаны Мостай Кәримнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшергәннәр. Фильмны күрсәтүдә шулай ук башкорт шагыйре һәм язучысының оныгы Тимербулат Кәримов гаиләсе белән катнашты.

Сюжет үзәгендә яшь сержант-танкист Любомир Зух һәм испан коммунистларының кызы Мария-Терезаның мәхәббәт тарихы. Картинаның вакыйгалары Бөек Ватан сугышы елларында бара. Фильм автор-фронтовик шаһит булган реаль вакыйгаларга нигезләнгән.

Фильмны караганнан соң Рөстәм Миңнеханов фильмны төшерүчеләр һәм актерлар белән аралашкан, нәфис фильмга югары бәя биргән. "Бик гыйбрәтле тарих", - дип ассызыклаган ул.

Мостай Кәрим - башкорт әдәбияты классигы һәм дөнья мәдәни фондын баеткан күренекле әсәрләр авторы. Аның 100дән артык шигъри һәм проза җыентыгы, 10нан артык драма әсәрләре басылган. Мостай Кәрим берничә әдәби бүләкләр һәм премияләр лауреаты, Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров