Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда махсус операциядә катнашучыларның балалары «Ярлыкау» фильмын бушлай карый алачак

Казанда махсус операциядә катнашучыларның балалары «Ярлыкау» фильмын бушлай карый алачак

https://tnv.ru

05 Май 2023, 09:19

482

0

Бу акция муниципаль кинотеатрларда «Батыр» картасы белән эшләячәк

Казанда махсус операциядә катнашучыларның балалары «Ярлыкау» фильмын бушлай карый алачак
Казанның муниципаль кинотеатрларында «Ярлыкау» фильмын бушлай карап булачак. Бу акция махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары өчен гамәлдә булачак. Моның өчен «Батыр» картасын күрсәтергә кирәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Фильмны Тимер юлчылар мәдәният сараенда, В.И. Ленин исемендәге мәдәни комплексында һәм С.Сәид-Галиев мәдәният йортында урнашкан кинотеатрларда карап була.

Фильмны карарга килер алдыннан, кинотеатр кассасына шалтыратып, урын сайлап алырга кирәк. «Батыр» картасы буенча билет бер бала һәм бер олы кешегә каралган. Бу фильм өчен «Пушкин картасы» шулай ук гамәлдә. Кинотеатрлар аны май буе, ә кайберләре 30 июньгә кадәр күрсәтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Ярлыкау» фильмы прокатка кичә генә чыкты. Картинаны Мостай Кәримнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча төшергәннәр. Бүген кинотеатрда аны Рөстәм Миңнеханов та карады.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров