https://tnv.ru
22 Май 2023, 18:53
883
0

Мөслим районының Бикмәш авылында чабата ясаучы алтын куллы оста — Мәзһәр Тахауов яши. 92 яшьлек бабайны шушы һөнәргә үзенең бабасы өйрәткән. «Сугыш елларында бөтенесенә дә карап кына өйрәнә идек. Бабам чабатаны үрә башлый иде дә, яртысын син үреп бетер, дип миңа тоттыра иде. Шулай өйрәндем инде», — диде Мәзһәр абый. Аның үзенчәлекле сәләте бүген Казан халкын гаҗәпләндерде. Ленин исемендәге мәдәният йортында Мөслим районы көне булды.

Чабатаны үреп күрсәтеп кенә калмадылар, моңа башкаларны да өйрәттеләр. Күргәзмә залында барган остаханәдә нәни егет гомерендә беренче тапкыр чабата үреп карады. Һәм тәүге тотынуыннан ук сынатмады. Әлбәттә, чөнки аны чабата үрү остасы — Фәнис Гарипов, татар халкының милли йоласының дәвам итүчесе өйрәтте.
Шушы бинада бүген Мөслимнең күренекле шәхесләре җыелган иде. Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актёры Зөфәр Харисов та килде. Ул Түбән Табын авылы егете.
«Мөслим минем туган ягым. Кызганыч, хәзер бик сирәк кайтыла. Елга бер-ике генә тапкыр. Мин Мөслимне гел сагынам, гомер буе сагынып яшәдем. Монда килгәч тә, балачак дусларым, укыган чакта бергә концерт куеп йөргән авылдашларымны күрдем. Шундый күңелле! Мөслим минем өчен барысы да ул: җыр-моңга мәхәббәт монда яралды! Сагынып яшим, горурланам туган ягым белән!», — дип сөйләде безнең хәбәрчебезгә артист.
Ә «ТНВ"дагы «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Азат Кәримов Мөслим районының Олы Чакмак авылында туган. Бүген ул махсус якташларына багышлап җыр башкарды.
Фото: Аделя Закирова

Бүлешергә
Комментарии 0