Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда "Юллар чатында" исемле яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде

ТНВда "Юллар чатында" исемле яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде

https://tnv.ru

15 Июнь 2023, 16:25

353

0

ТНВда "Юллар чатында" исемле яңа сериалга хәер-фатыйха бирелде
Бүген, эссе җәйге көндә “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе һәм “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерәчәк “Юллар чатында” сериалына старт бирелде.

Тантанада ТНВ генераль директоры Илшат Әминев, ТНВ генераль директоры урынбасары - кино җитештерү буенча директор Айрат Сибагатуллин, режиссер Алмаз Әкбәров, сценарий авторы Альберт Шакиров, актерлар һәм журналистлар катнашты.



20 серияле иҗат җимеше Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.



Иң беренче эш булып кунакларга һәм журналистларга сериалны төшерү урыны күрсәтелде. Ул “Татнефть” ягулык станциясе. Биредә күтәренке кәеф, бер-береңә ышаныч һәм көчле продукт эшләү теләге хөкем сөрә. Яңа сериал карап утырачак көзге салкынча кичләр әле алда, ә артистлар бүген үк эшкә кереште – безгә өзекне уйнап та күрсәттеләр. Илшат Әминев билгеләп үткәнчә, алга таба да болай уйнасак, тамашачыбызга, һичшиксез, ошаячак. Станциядə хəрбилəрчə тəртип урнаштырган директор Рим Кимович (Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин) бар шәкертләрен тездереп бастырды да, эш барышын тикшерә башлады. Эпизодтан сериалның юмор хисенә бай булуын, шул ук вакытта җитдилек, эшкә төпле караш булуын да сизә алдык.



Күп еллар дәвамында килгән матур традициябезне дә онытмадык. Гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне вату хөрмәте ТНВның генераль директоры Илшат Әминевка тапшырылды.



“Матур булсын, популяр булсын, тамашачылар рәхәтләнеп карасыннар, төшерү төркеме башлаган эшләрен бернинди авырлыкларсыз ахырына кадәр җиткерсеннәр”, - дип үз теләкләрен әйтте Илшат Әминев.

Артистлар составы бик көчле – кино һәм театр сәнгатендә зур тәҗрибәсе булган, Татарстанның халык артистлары Гамил Әсхәдулла, Илдүс Әхмәтҗанов кебек олуг шәхесләребез дә, беренче адымнарын ясаучы яшьләребез дә бар.



"Юллар чатында" актерлар гына түгел, заправкага туктаучылар да төшәчәк. Экраннарда тамашачыларыбызның яраткан җырчылары да булачак. Мәсәлән, татар эстрадасының талантлы артистлары Айлин һәм Ислам Кәлимуллин да бүген биредә иде.



Төп геройлар Ясминә һәм Булатны Яр Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Зөлфия Галиуллина һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актерлары Раушан Мөхәммәтҗанов башкарачак. Тəртибе үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə - шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый.



Хәерле сәгатьтә! "Юллар чатында" күрешербез. Фотокүргәзмә белән биредә таныша аласыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров