https://tnv.ru
23 Июнь 2023, 10:35
488
0

Кичә Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы Фирдәвес Гыйззәтуллина
вафат булган. Аңа нибары 49 яшь иде. Тагын 5 көннән актриса үзенең алтын юбилеен бәйрәм иткән булыр иде. Кайгылы хәбәр «Башинформ» сайтыннан килеп иреште.
Фирдәвес Гыйззәтуллина 1973 елның 27 июнендә Сибай шәһәрендә туган. 2003 елда аны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрына кабул итәләр.
Артистканы 24 июньдә, шимбә көнне көндезге 11.00дә Көньяк зиратның хушлашулар соңгы юлга залында озатачаклар.
Фирдәвес Гыйззәтуллинаның якыннарының, тамашачысының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Фото: "Башинформ"

Бүлешергә
Комментарии 0