Онлайн трансляция

Свернуть

Яшь җырчы Ислам Кәлимуллин үзен яңа рольдә сынап караган

Яшь җырчы Ислам Кәлимуллин үзен яңа рольдә сынап караган

https://tnv.ru

19 Июль 2023, 16:54

394

0

Яшь җырчы Ислам Кәлимуллин үзен яңа рольдә сынап караган
Яңа сезонда "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында "Юллар чатында" дип аталган сериал дөнья күрәчәк. Без аның актерлары белән аралашып кайттык һәм сезгә, азрак кына булса да, серләрне ачасыбыз килә. "Юллар чатында" сериалында барыбызга да таныш булган яшь, талантлы җырчы Ислам Кәлимуллин да катнаша. Ул анда текә егет ролен башкара. 

"Минем өчен беренче урында җыр, сәхнә, гастрольләр торса да, бирегә мин ялгыш кына килеп эләкмәдем. Казан театр училищесында белем алдым, актерлык осталыгының нәрсә икәнлеген бик яхшы беләм. Күңелдә берәр шундый проектка чакырсалар, үземне сынап карармын дигән уй бар иде. Аллага шөкер, мин монда. Үзем андый булмасам да, текә бер егетне уйныйм.

Миңа калса, нинди ният белән башласак, шулай булырга тиеш. Әйбәт булыр дип уйлыйм һәм җаным-тәнем белән теләп торам. Әлбәттә, тамашачыларга ошаячак. Бу бик тә кызыклы, комедияле проект, татарларда әле андыйлар юк иде", дип сөйләде Ислам Кәлимуллин.

Исегезгә төшерәбез, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерәчәк «Юллар чатында» сериалына старт бирелде. Проектны төшерү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Юллар чатында» сериалында тамашачыларга бер автозаправка станциясе кысаларында барган вакыйгалар, тормыш хәлләре турында сөйләнәчәк. Ягулык салу станциясе — юллар, кешеләр язмышлары кисешә торган урын. Бирегә һәркем үз уйлары, проблемалары, дөньяга карашы, тормыш «багажы» белән килә һәм һәрберсе үз юлын табарга тели.

Үрнəк саналган заманча ягулык салу станциясенə үзəк офистан Ясминә исемле яңа хезмəткəр җибəрəлəр. Ясминә исə килə-килештəн үзенең моңарчы җитəкчелек игътибарсыз калдырган тəкъдимнəрен тормышка ашырырга тотына һəм тиз арада нəтиҗəгə ирешеп барысына да ни дəрəҗəдə булдыклы икəнлеген исбатларга омтыла. Аның юлында көтелмəгəн бердəнбер киртə - шушында ук официант булып эшләүче элекке мəхəббəте Булат. Сүрелеп бетмəгəн хислəре, җитəкченең кырыслыгы белəн көрəшеп, Ясминә шундый үзгəрешлəр башлап җибəрə ки, аларга ияреп бөтен заправка коллективының һəм килүче клиентларның да тормышлары да көтелмəгəн борылышлар ясый.

  Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров