Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадыш шәһәре урамнарының берсенә Россия Герое Ирек Мәгәсумов исеме биреләчәк

Мамадыш шәһәре урамнарының берсенә Россия Герое Ирек Мәгәсумов исеме биреләчәк

https://tnv.ru

04 Август 2023, 11:05

88

0

Мамадыш шәһәре урамнарының берсенә Россия Герое Ирек Мәгәсумов исеме биреләчәк
Ул укыган беренче мәктәптә - аның батырлыгын күрсәтүче мемориаль такта урнаштырырга уйлыйлар. Бу хакта район башлыгы Анатолий Иванов белдерде. Искәртеп үтик, Президент Владимир Путин подполковник Ирек Мәгәсумовка алтын йолдыз тапшырды.

Ирек Мәгәсумов Мамадыш егете. Мәктәпне тәмамлап, Казан танк училищесына керә. Бер елдан Ерак Көнчыгышта югары гомүмгаскәр команда училищесына күчә, Кемерово өлкәсендә хезмәт итә.

Ирек Мәгәсумов махсус хәрби операция башланганнан бирле - сафта. Ул Донбасс халкын, безнең илебезне саклый. Мамадышта исә Геройның туган ягына кайтуын көтәләр. Тулырак Алия Хәйретдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров