Онлайн трансляция

Свернуть

Сәхнәдә – Төрки кардәшләр

Сәхнәдә – Төрки кардәшләр

https://tnv.ru

13 Июнь 2019, 17:23

304

0

«Нәүрүз» фестивале Казанда елдан ел уткәрелеп, матур гадәткә кереп бара. Быел да Казан каласында 1−8 июнь көннәрендә төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале уза

«Нәүрүз» фестивале Казанда елдан ел уткәрелеп, матур гадәткә кереп бара. Быел да Казан каласында 1−8 июнь көннәрендә төрки халыкларның «Нәүрүз» XIV Халыкара театр фестивале уза.
Әлеге фестиваль кысаларында төрле төбәк актерлары төрки халыкларның иң яхшы спектакльләрен күрсәттеләр.
Үзбәкстан актерлары тамашачыларга яз турында әкият бүләк иттеләр. «Ал кирэк тә гөл кирәк» узенчәлекләргә бай пьесса, монда курчаклар да, кешеләр дә уйный. Сюжетта яз белән кыш корәшә, әкиятнең геройларда төрки риваятләрдән алынган. Бер сәгатьлек спектакль эчендә, Үзбәкстанның 5 төбәгенең милли үзенчәлекләрен курсәтергә өлгерәләр. Артистлар бик көчле, хореография ягы оста куелган.
Галиаскар Камал театрында Үзбәкстан артистлары уйный.
Аннан тыш Кариев театрында Башкорт артистлары Островскийның «Глумов» әсәрен тәкъдим иттеләр. Анда тормышыбызның иң четерекле якларын яктыртып курсәттеләр.
Ә Тинчурин театры сәхнәсендә Әзербайҗан артистлары чыгыш ясадылар.
Шулай ук «Нәүрүз» тарихында беренче тапкыр шоукейс узачак — фестиваль спектакльләрен карау өчен Франция, Германия, Норвегия, Венгрия, Иран, Төркия һәм Грузия продюсерлары да чакырылган.
XIV «Нәүрүз» спектакльләрен Казанның 7 театр мәйданчыгында тәкъдим итәләр: Камал театрының зур һәм кече залы, «Әкият» курчак театрының Зур һәм кече залы, Тинчурин театры, Кариев һәм яшь тамашачылар театры. Спектакльләр шулай ук Камал театры каршындагы мәйданда һәм Кабан күле яр буенда да уйнала.
Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россия милли Республикаларыннан 29 театр катнаша.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров