Онлайн трансляция

Свернуть

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язган

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язган

https://tnv.ru

24 Май 2024, 17:23

4333

0

Буа театры директоры Раил Садриевны яклап, 16 театр коллективы ачык хат язган
Россия театр әһелләре берлегенең Татарстан бүлеге, кулга алынып, суд тарафыннан чикләү чараларына дучар ителгән Буа драма театры директоры Раил Садриевны яклап, Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Валерий Липскийга ачык хат юллаган, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

«Нәкъ менә аның аркасында нибары 20 мең кеше яшәгн шәһәрдә кыска араларда заманча театр ачу мөмкинлеге туды, ул Татарстан гына түгел, Россия профессиональ театр тамашачында танылу тапты, бу хакта ил буйлап масштаблы гастроль эшчәнлеге, республика, бөтенроссия, чит ил фестивальләрендә катнашу раслый», – диелә хатта.

Раил Садриевның күпсанлы премияләре санап кителә. Шул исәптән, «Дәрвиш» спектакленең «Алтын Битлек»тә номинант булуы әйтелгән.

«Театр дөньясы килеп чыккан хәлгә нык борчулы. Ләкин! Без монда начар ният булган дигән фикердән ерак торабыз. Бар да булырга мөмкин, әмма нечкәлекләренә кадәр уйланылган афера гына түгел! Без моңа ышанабыз», – ди хатны язучылар.

Театр әһелләре берлеге, Раил Садриевка карата чикләү чаралары кабул ителеп, аңа театрга керү тыелганы хакында искәртә һәм моның театр өчен катастрофа булуын әйтә. «Сезон ябылмаган, коллективның тамашачы алдында бурычлары бар. Бурычларны үтәмәү безнең барыбыз өчен дә күләгә булып ята», – диелгән хатта.

Театр әһелләре берлеге Валерий Липскийдан Раил Садриевны профессиональ эшчәнлеккә кайтаруга мөмкинлек бирүне сорый. «Театрга җитәкче кирәк, җитәкче кичекмәстән эшкә керешергә тиеш!» – дип тәмамлана хат.

Хатны Театр әһелләре берлегенең Татарстандагы бүлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев имзалаган. Хатта барлыгы 16 театрның имзасы бар: Камал театры, Кәрим Тинчурин театры, «Әкият» курчак театры, опера һәм балет театры, Яшь тамашачылар театры, татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Түбән Кама яшь тамашачылар театры, «Созвездие-Йолдызлык», «Живой город» фонды, Чаллыдагы курчак театры, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә театрлары.

Исегезгә төшерәбез, Казанның Вахитов суды Буа драма театры директоры Раил Садриевка чикләү чарасы сайлады, аны вазифа вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Садриевка 2 июльгә кадәр билгеле бер гамәлләрне башкару тыела. 

Фото: tatar-inform.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров