Онлайн трансляция

Свернуть

Фәрит Бикчәнтәев театрының яңа бинага күчүе турында: "Без көн саен бер-беребезнең күзенә карап яшибез"

Фәрит Бикчәнтәев театрының яңа бинага күчүе турында: "Без көн саен бер-беребезнең күзенә карап яшибез"

https://tnv.ru

26 Июнь 2024, 17:25

298

0

Фәрит Бикчәнтәев театрының яңа бинага күчүе турында: "Без көн саен бер-беребезнең күзенә карап яшибез"
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры яңа бинага күчәргә әзерләнә. Хәзерге вакытта актив төзелеш эшләре бара. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында иске бинадан яңа бинага күчү юктан гына килеп чыкмаганлыгын әйтеп китте.

"Бераз шүрләтә дә, чөнки, чыннан да, ул бина ниндедер яңалык булып киләчәк. Хәзерге бинаны ярату-яратмау турында сүз дөрес түгелдер, ләкин ул бина безне канәгатьләндерми. Бу шуннан чыккан әйбер. Без кысылып яшибез. Әлбәттә, аның да уңай фактлары бар. Без көн саен бер-беребезнең күзенә карап яшибез. Казанның үзәгендә урнашкан. Әмма, безнең директор әйткәнчә, кайда театр, шунда - үзәк. Сүзе дә булачак, тик шулай да, ашаган белми - тураган белә", - дип сөйләде Фәрит Бикчәнтәев.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров