Онлайн трансляция

Свернуть

Хәрбиләр өчен "Җәлил" операсын куйдылар - Филүс Каһиров төп рольдә

Хәрбиләр өчен "Җәлил" операсын куйдылар - Филүс Каһиров төп рольдә

https://tnv.ru

08 Июль 2024, 16:47

38

0

Хәрбиләр өчен "Җәлил" операсын куйдылар - Филүс Каһиров төп рольдә
"Җәлил" операсын карап, ватанпәрвәрлек хисен тагын да арттырдылар. Каһарман-шагыйрь исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә куелган әсәрне хәрбиләр карады.

 Хәйрия куелышына армиягә чакырылучыларны, контракт буенча хезмәткә алынучыларны, хәрби хәрәкәт ветераннарын, ДОСААФ вәкилләрен дәшкәннәр. 2011нче елда яңартылган операда хәзер немец овчаркасына кадәр катнаштыралар. Бу нинди хисләр уята - тамашачы һәм артистлардан белештек.

Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров яшерми - Җәлил образындагы дебюты аңа кыеннан бирелгән. Опера башкару тәҗрибәсе дә бар, югыйсә. "Сөембикә"дә Шах Али, "Алтын Казан"да Битимер, "Евгений Онегин"да Ленский партияләрен уйнаган. Татар каһарманын тасвирлау исә артистлык осталыгын да таләп итә.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров