Онлайн трансляция

Свернуть

Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле

Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле

https://tnv.ru

18 Июль 2024, 16:54

941

0

Кариев театрының яңа директоры кем булачагы билгеле
Бүген журналистлар белән җәйге очрашуда мәдәният министры Ирада Аюпова Габдулла Кариев театрының яңа җитәкчесе кем булачагы мәсьәләсенә дә ачыклык кертте. Әлеге вазифага Илнур Гайниевне билгеләргә җыеналар. Ул 2020нче елдан бирле Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры булып эшли.

Яңа вазифага 25нче августтан керешәчәк. Театр сәнгатендәге иң зур вакыйгаларның тагын берсе - Камал театрының яңа бинасы сафка бастырылу. Аны быел төзеп бетерергә җыеналар.

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре" чыгарылышын карап белә алачаксыз.

Фото: t.me/teatrkarieva

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров