https://tnv.ru
03 Октябрь 2024, 11:44
45
0
Казанда өлкән яшьтәге һәвәскәр артистлар арасында үткәрелүче "Балкыш" фестиваленең галa-концерты узды.
Филармония сәхнәсендә вокал-инструменталь, фольклор ансамбльләре артистлары, җырчылар, биючеләр чыгыш ясады. Алар - республиканың 21 районыннан һәм Казаннан фестивальнең 230 лауреаты. Иң яшь катнашучыга - 55, иң өлкәненә - 99 яшь. Йөрәкләре исә һаман да 18дә.
Фестиваль 2012нче елдан бирле Татарстан Рәисе ярдәме белән үткәрелә. Рөстәм Миңнеханов өлкәннәр декадасын югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйган иде. Еллар үтеп тә, яшьлек дәртен югалтмаганнар белән Алия Сабирова да аралашып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0