https://tnv.ru
11 Октябрь 2024, 11:04
363
0
Бу атнада ТНВның "Кеше китә - җыры кала" сериалы иҗат төркеме кабат Теләче районына кайтты. Монда алар көзге кадрларны төшерә. Яңа Җөри авылындагы иң әһәмиятле күренеш - танкның халыкка колхоз эшләрендә булышуы.
Моның өчен авылга - Казанның танк училищесыннан чын техника китертәләр. Фильмның режиссеры әйтмешли, бу - танк катнашында Татарстанда төшерелгән беренче татарча картина булачак. Аны эфирга ТНВ каналы заказы буенча “Ватан 21нче гасыр” кинокомпаниясе әзерли.
Ул күренекле татар әдибе - Мөхәммәт Мәһдиевнең повестенә нигезләнгән. Сериал Наил Маганов җитәкләгән Татнефть җәмгыятенең хәйрия фонды белән Марат Әхмәтов Рәислегендәге туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә төшерелә.

Бүлешергә
Комментарии 0