Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә Ринат Таҗетдиновны зур шәхес дип атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә Ринат Таҗетдиновны зур шәхес дип атады

https://tnv.ru

18 Октябрь 2024, 11:29

1402

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хушлашу мәрасимендә Ринат Таҗетдиновны зур шәхес дип атады
Ринат Таҗетдинов Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Бүген Камал театры бинасы янына гомерен театрга багышлаган Татарстанның һәм Россиянең халык артистын соңгы юлга озатырга яраткан тамашачысы, хезмәттәшләре җыелды.

Хушлашырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка дәрәҗәле затлар килде. Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә карый алачаксыз.

"Татарстан Республикасы, татар халкы бүген зур югалту кичерә. Рәйсә ханым, туганнар, без сезнең зур кайгыгыз белән уртаклашабыз һәм Ринат Арифҗан улын ахыргы юлга озатабыз. Әлбәттә, ул татар халкы өчен зур шәхес. Хезмәте телебез, Республикабызны күтәрү, саклауга юнәлде. Бөтен хезмәт юлы шушы Камал бинасында үтте һәм зур уңышлары булды. Без аны гел истә тотарбыз, исемен мәңгеләштерүгә урын табарбыз", - дип сөйләде Республика Рәисе.


Фото: rais.tatarstan.ru

Видео: Ватаным Татарстан

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров