Онлайн трансляция

Свернуть

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2024, 15:57

2793

42

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!
Якшәмбе, 3 ноябрь көнне, «ТНВ-Татарстан» каналында өр-яңа эксклюзив шоу «Музыкаль сабантуй» старт алачак. Проект кысаларында акчалата бүләк уйнату да каралган.

Исегезгә төшерәбез, музыкаль шоуда ике талантлы башкаручы профессиональ дуэльдә очрашачак һәм тере тавыш, хит, харизма белән көч сынашачак!
Турлар дәвамында йолдызлы жюри чыгышларны карап, үзләренең бәяләрен бирәчәк. Аларның фикере тамашачыныкы белән туры килү-килмәве онлайн тавыш бирүдә ачыкланачак.

Син дә йолдызлы жюри урынында була аласың! Комментарий калдыр, яраткан җырчың өчен тавыш бир һәм 10 000 сум акча от!
8 ноябрь көнне очраклы рәвештә АКЧАЛАТА бүләк отучыны билгелиячәкбез! Бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге шартларны үтәү зарур:

1- ТНВ Татарча Вконтакте төркеменә кушыл
2 — Комментарийларда әлеге артистлар репертуарыннан яраткан җырыңны яз
3 — Опроста яраткан җырчың өчен тавыш бир. Һәм акча от!

Барлыгы алты җиңүче билгеләнәчәк, һәрберсе 10 000 сум алачак. Бәйгегә нигезләмәне сылтама буенча укырга мөмкин.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 42

Рәзинә

Проект бик уңышлы, кирәкле.  Барысын да карап барам. Бик талантлы, халыкка танылган, затлы җырчылар сайланган. Зөһрә Шәрифуллинаның "Су буенда учак яна",  Илсөя Бәдретдинованың "Торып бас" җырлары ошады. Гомумән аларның бөтен җырлары да искиткеч.

Дания

Бик яратып карыйм. Матур тапшыру. Золфирэ Мирзаянованын Беренче кар жыры бик ошый калган жырларында бик яратам. Тавышымны Золфирэгэ бирэм

Кафия

Бик матур проект, дэвамлы булсын. Золфирэ Мирзаянова-Шайдуллина очен тавыш бирэм. Ялгызлык утында янмагыз

Зульфира

Бик охшый гомерле проект булсын.Башкортостан тамашачысыннан куп сэлэмнэр.

Гельсиня

Бик матур проект эшләгәнсез, рәхәтләнеп карыйм. Миңа нишләптер әле яшь буын артистлар ошады бу проекта. Илнат, Зөлфирә бигерәк матур җырлыйлар. Тавышлары көчле, моңлы бик ошый миңа алар. Проект гомерле булсын иде, барыгызгада иҗади уңышлар теләп калам.

Мадина

Бик  яхшы яна проект .  Мина Бэширэ Насырова башкаруында " Беркемем юк синен шикелле" жыр узенчэ бик матур янгыраш тапты.  Зольфирэ Шайдуллина бу жырны уз тембры белэн бик оста башкара. Мин аларга тавыш бирэм.    Айрат белэн Чулпанны жюридан алыгыз,

Резеда

"Музыкаль Сабантуй"проекты бик ошады. Берничә тапшыруга карата үз фикерләремне дә язган идем. Үзем дә сизми калганмын язганда:тәнкыйть фикерләр дә җибәргәнмен. Резида Шәрәфиева һәм Гөлназ Асаеваларны интернет  челтәрләреннән карармын, ахры. Туристик путевка белән чит илдә хәзерге вакытта. Иң ошаган тапшыруларның берсе. Без Татарстанда яшәмибез,татарча  ТНВ каналы гына күрсәтә.

Зульфия

Голназ Асаева. Ачуланма дигэн жыр. Супер. Голназда татар халкына туры килэ торган без анлый торган мон бар. Безненчэ..

Фирая

Бик күңелле тапшыру, но жюрилар урынында гади халык кирәк

Альбина

Искиткеч, БИК матур проект. Унышлар артистларга, яратып карыйм. Зур рэхмэт! Зохрэ апанын " Су буенда учак яна" жыры кунелгэ якын, рэхмэт!

Гульсина

Зоhрэ Шарифуллина башкарган бар жырда кунелгэ утеп керэ.  Анын белэн жырлап козлэргэ кердек инде. Су буенда учак яна. ; ….Тагы матур жырлар туып торсын. Буген тавышны З. Шарифуллинага

Дания

Бик матур тапшыру . Яратып карыйбыз. Золфирэ Мирзаянованын Беренче кар дигэн жыры бик ошый тавышны ана бирэм. Бэширэ Насырованыда бик яратып тынлыйбыз. Икесенэдэ унышлар телим.

Наиля

Бу тапшыру тнв да ин матур тапшыруларнын берсе дип уйлыйм,бик матур жырлар янгырады,бигрэк тэ Гэлназ Асаеванын жырлары ошады,узе дэ бик зэвыклы,бик монлы тавышлы э ничек матур итеп саф татарча  сэйлэшуе  куплэргэ урнэк булырлык,молодец Гэлназ ,

Илсөяр

Зөһрә Шәрифуллина кебек бөек җырчылар аз алар. Проект дәвамлы булсын.

Ильсия

Искиткеч программа. Яратып карыйбыз

Лилия

Тапшыруны котеп алам. Кабатлап та карыйм. Бик ошый. Жырчылар барысы да бик матур жырлыйлар. Жюриларнын алышынып торуы бик яхшы. Алайса  К.Ильмира  бн З.Чулпан бик туйдырган иде.

Тәслимә

Бик матур булды,мина охшады,дәвамы булыр микән
Жюриләргз рәхмәт.

Лэлэ

Мина бик ошады бу проект,бик эчтэлекле,карарга кунелле,кетеп алабыз бу тапшыруны,Лилия Хамитованын ,,Буран дулый,,дигэн жыры ,эЭльмира Нагимованын ,,Кара эле куземэ,, дигэн жыры ошый,икесендэ яратам,рэхмэт Сезгэ шундый тапшыру биргэнегез очен,унышлар телим

Ляля

Мина бик ошады бу проект,унышлар телим бу тапшыруга.

Майсаря

Исэнмесез. Тапшыруны карап барам. Ник ошамасын ул, без бит узебез яраткан артастларнын жырлаганнарын тынлыйбыз. Мин булсам, монда килмэс идем. Олкэн буын жырчылар, алар  тамашачы кунелен яулаганнар инде, жаннарым, монда имтихан бирергэ килгэн кебек. Мин Бэширэне кызгандым. Венира Ганиева ботен  Татарстан телевидениесенэ туфлиен туры килми ди. Мин аны итагатьле кеше дип белэ идем. Бу бер дэ дорес  булмады. Аннары артист жырлаганда Чулпан Закирова белэн Ильясов кычкырып сойлэшеп утырдылар. Бу да бит жырчыны тынламау, хормэт итмэу, ул анын ихтибарын ала. Молодцы,  оештыргансыз, безгэ  карарга башка торле  тапшыру. Руслар тапшыруына охшаган. Яраткан жырчым Бэширэ Насыйрова хэм,, Ачы тау" жыры. Бу жырны Илсоя башкаруында да яратам. Безгэ шулай яна тапшырулар уйлап табып торыгыз. Иллэребез тыныч булсын, матур татар тапшыруларын карый алсак иде.

1 - 20 из 42
Начало | Пред. | 123 | След. | Конец
Аватар

Новости партнёров