Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Кол Галинең тууына 850 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда Кол Галинең тууына 850 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2024, 15:07

19

0

Татарстанда Кол Галинең тууына 850 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр
2033 елда Татарстан бөек татар шагыйре Кол Галинең тууына 850 ел тулуны һәм аның «Кыйссаи Йосыф» исемле үлемсез әсәренә 800 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәк. Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Масштаблы чаралар планына фәнни конференцияләр, күргәзмәләр, театр куелышлары һәм белем бирү проектлары кертелгән, алар берничә ел дәвамында гамәлгә ашырылачак.

Планның максаты - күренекле шагыйрьнең юбилеен билгеләп үтү генә түгел, ә аның иҗатын һәм милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешен популярлаштыру.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров