https://tnv.ru
18 Декабрь 2024, 11:31
70
0
Башкалада "Гармун-туй"да күрештеләр. Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә әзерләнгән «Уйнагыз, гармуннар!» телевизион тапшыруының Гала-концертын шулай - үзенчәлекле итеп атадылар.
Ул - "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе белән Казан дәүләт мәдәният институтының уртак иҗади проекты. Сәхнәдә район-шәһәрләребездә сәнгать белән шөгылләнүче 324 үзешчәннең иң лаеклылары.
Кулларыннан гармун төшми, шуның ярдәмендә халкыбыз мәдәниятен таныту буенча күп көч куя алар. Онытылып барган көйләрне искә төшерүчеләрнең тормыш тарихлары белән Радик Гыймаев таныштырыр.
Бүлешергә
Комментарии 0