Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды

https://tnv.ru

20 Январь 2025, 13:52

223

0

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова Камал театрының яңа бинасын караганнар. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды. Яңа театрда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министры Ольга Любимова, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Россия Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков һәм башкалар булды.

Кунаклар өчен зур фойеда театральләштерелгән тамаша оештырыла – артистлар Кәрим Тинчурин әсәре буенча легендар «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек уйнадылар. Мөхтәрәм кунаклар шулай ук истәлекле афишага кул куйдылар һәм Галиәсгар Камал исемендәге театр труппасы белән фотога төштеләр.

Бүген "Татарстан хәбәрләре" тапшыруында репортаж карый алачаксыз.

Фото: https://t.me/kamalteatr

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар