https://tnv.ru
21 Январь 2025, 11:30
220
0

Татар халкы иң көтеп алган мәдәни вакыйга белән дәвам итәбез. Кичә Казанда Галиәсгар Камал театрының яңа бинасы ачылды.
Тантанада Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм берьюлы ике федераль җитәкче катнаша. Мәдәният һәм төзелеш министрлары - Ольга Любимова һәм Ирек Фәйзуллин. Бәйрәмгә Россиянең халык артисты Владимир Машков килгән. Яңа бинаны Казанның - асылташы, дип атадылар.
Биредә спектакль дә карап, төрле остаханәләрдә дә катнашып булачак. Бүген театрда беренче рәсми вакыйга - мәдәният министрлыгының 2024нче ел нәтиҗәләренә багышланган коллегия утырышы узды. Беренче спектакльне кайчан тамаша кылып булачак? Рүзәл Шәрипов репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0