Онлайн трансляция

Свернуть

"Алтын битлек" фестивален оештыручылар Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде

"Алтын битлек" фестивален оештыручылар Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде

https://tnv.ru

06 Март 2025, 09:20

46

0

"Алтын битлек" фестивален оештыручылар Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде
"Алтын битлек" фестивален оештыручылар Рөстәм Миңнехановка һәрьяклап теләктәшлек күрсәткәне өчен рәхмәт җиткерде, дип хәбәр итә ТНВның "Татарстан хәбәрләре" редакциясе. Бу хакта Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә конкурсның президенты һәм Россиянең театр әһелләре берлеге рәисе Владимир Машков әйтә.

Премияне тапшыру тантанасы Камал театрының яңа бинасында 26 июньдә үтәчәк. Хәзер ул Россиядә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә иң яхшы архитектура үрнәге санала. "Алтын битлек" премиясенә быел 700дән артык гариза тапшырылган. Конкурска тәкъдим ителгән спектакльләрне Мәскәүдә беренче апрельдән күрсәтә башлыйлар.

Журналистлар белән очрашуда республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанда театр сәнгате үсеше турында сөйләде. Ул республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе, ди. Безнең иҗат коллективлары инде берничә тапкыр "Алтын битлек" җиңүчеләре булып танылды. Быел премиягә Качалов театры актеры Илья Славутский дәгъвә кыла. Ул "Гамлет" спекталендә Клавдий роле өчен тәкъдим ителгән.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар