https://tnv.ru
07 Март 2025, 15:59
390
0

Кичә "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Мәйдан" телеканалы оештырган "Синең өчен" дип аталган концерт вакытында Казанның Совет районында ут сүнгән. Концерт залында бер сәгатькә якын ут булмаган.
Аңа да карамастан, артистлар югалып калмаган. Киресенчә, ямь өстәп тере тавышка, тамашачы янына төшеп баянга җырлаган. Залда утыручы кунаклар да мондый чыгышны нык ошатканнар. Алар җырларның һәр сүзен яттан белеп, башкаручы белән бербөтен булып, кушылып кына түгел, җырлап та утырганнар. Әлеге очракның көтелмәгән булуын аңлаган тамашачы торып китеп бармаган, ә җырчыларны ун тапкыр күбрәк алкышларга күмгән.

Бүлешергә
Комментарии 0