Онлайн трансляция

Свернуть

Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кылучылар! Кем алар һәм нәрсә өчен лаек?

Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кылучылар! Кем алар һәм нәрсә өчен лаек?

https://tnv.ru

10 Март 2025, 16:51

154

0

Габдулла Тукай премиясенә дәгъва кылучылар! Кем алар һәм нәрсә өчен лаек?

Яз башында, гадәттәгечә, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъва кылучылар билгеле була. Быел барлыгы 10 кандидат. Икесе- иҗат төркеме. Шагыйрь-язучылар арасыннан - Рафис Корбанов, Рәниф Шәрипов, Мансур Гыйләҗев. Рәссам -фотографлар - Юрий Гвоздь, Рифкать Якупов, Рөстәм Шәмсутов. Музыка дөньясында кайнаучылар - Чулпан Закирова һәм Георгий Ибушев. Һәммәсе - Татарстан әдәбияты-сәнгате, татар яшәеше, аның милли мирасын булдыруга зур өлеш кертүчеләр.

Без ике иҗат коллективының хезмәт җимешләренә тукталырга булдык. Алар "Казанга Тукай кайткан" спектакле белән "Иакинф" балетын сәхнәләштерүчеләр. Икесе дә - милли һәм шәхес язмышы турында. Ләкин берсе - калыплардан чыгып, халык ияләнгән Тукай образын бөтенләй башка яктан ачса, икенчесе - күпләргә таныш булмаган, аз өйрәнелгән - Иакинф Бичурин хакында сөйли.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар