Онлайн трансляция

Свернуть

93 яшендә София Гобәйдуллина вафат булган

93 яшендә София Гобәйдуллина вафат булган

https://tnv.ru

13 Март 2025, 13:54

81

0

93 яшендә София Гобәйдуллина вафат булган
Легендар композитор София Гобәйдуллина 93 яшендә вафат булган. Казан мэры Илсур Метшин һәм шәһәр мэриясе кайгы уртаклашты. 

София Гобәйдуллина Чистайда татар зыялылары гаиләсендә туа. Биш яшеннән үк музыка белән шөгыльләнә, Казан музыка гимназиясендә укый, Мәскәү консерваториясе аспирантурасын тәмамлый.

Ул йөздән артык симфоник әсәр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка авторы, иң танылганнары арасында "Вертикаль", "Маугли", "Чучело". София Гобәйдуллина - күпсанлы бүләкләр иясе, шул исәптән музыка өлкәсендә Нобель премиясе - «Polar Music Prize». Казан шәһәренең мактаулы гражданины.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар