Онлайн трансляция

Свернуть

Моңга салынган гомер: София Гобәйдуллина истәлегенә

Моңга салынган гомер: София Гобәйдуллина истәлегенә

https://tnv.ru

17 Март 2025, 10:52

31

0

Моңга салынган гомер: София Гобәйдуллина истәлегенә
Татар һәм бөтен дөнья музыка сәнгате өчен узган атна югалтулы булды. 93 яшендә танылган композитор София Гобәйдуллина безнең арабыздан китеп барды.

Иҗаты дәвамында йөздән артык симфоник әсәр, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр, театр, солистлар өчен музыка язган шәхес ул. Аның хезмәтләрен документаль, нәфис, мультипликацион фильмнарда да ишетеп була. Үзенчәлекле стиль, башкаларга бер дә охшамаган, бары аңа гына хас яңгыраш. Әсәрләре тирән һәм фәлсәфи, үзе - тыйнак һәм гади. 1960нчы елларда хатын-кыз композиторлар аз булган чорда, ир-атлар белән бер дәрәҗәдә фикерләп, үз юлы белән бара ул.

Соңгы 30 елда Германиядә яшәп, иҗат иткән милләттәшебез, тарихи Ватанын да онытмый. Соңгы тапкыр Казанга 2016нчы елда - 85 яшьлек юбилее уңаеннан кайткан иде. Кайткан саен - яшь композиторлар белән аралашып, киңәшләрен биргән. Аның турында алар - "Мәдәниятыбыз өчен янып яшәвен сизә идек", диләр. Дөньякүләм танылган композитор турында истәлекләрне Алия Сабирова барлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар