https://tnv.ru
24 Март 2025, 09:50
373
0

ТНВ каналында чыгучы "Здравствуйте" тапшыруы алып баручысы Идел Илдар улы Кыямовка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде.
Тиешле боерык турында бүген билгеле булды.
Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур дәрәҗәләргә ирешергә насыйп булсын.
Идел Кыямов профессиональ сәхнәдә 2011 елдан эшли. К. Тинчурин театрында 3 сезон эшләде. Тәрҗемәче һәм актер. Э. Ремаркның "Без барыбызда кешеләр" спектаклендә төп роль - Л. Керн образын башкарды. "Живой город" театр фонды гамәлгә куйган Татарстанда беренче иммерсив спектакль - "Анна Каренина"да төп роль Вронскийны 5 ел башкарды. Моннан тыш Татарстан йөзе буларак якын һәм ерак чит илләр сәхнәсендә нәфис сүз остасы буларак чыгышлар ясый. Республиканың иң абруйлы мәдәни чараларын алып бара, Татарстанга килгән хөкүмәт дәрәҗәсендәге приемнар аның катнашында уза. "Шагыйрь сүзе", "Яшь шагыйрьләр авазы" проектын тормышка ашырды. Дистәләгән киноларда төште. "Кире", "Шапка", "Плацебо" фильмнары чит ил фестивальләрендә җиңде!
Фото: соц.сети

Бүлешергә
Комментарии 0