Онлайн трансляция

Свернуть

Беренче татар балеты - "Шурале"нең сәхнәгә чыгуына 80 ел: истәлекләрдә калган вакыйгалар

Беренче татар балеты - "Шурале"нең сәхнәгә чыгуына 80 ел: истәлекләрдә калган вакыйгалар

https://tnv.ru

24 Март 2025, 17:57

8

0

Беренче татар балеты - "Шурале"нең сәхнәгә чыгуына 80 ел: истәлекләрдә калган вакыйгалар
Берничә ел элек Рудольф Нуриев фестивалендә профессор, тәнкыйтьче, сәнгать фәннәре докторы Улькяр Алиева "Шүрәле" балетын тамаша кылып, рецензиясендә болай дип язган: «Искиткеч «Шүрәле» балет спектаклен карагач, премьерасы ярты гасыр элек булганын аңлыйсың, ләкин аның хәзер дә заманча яңгырашын тоясың. Әлеге мизгелләрдә һәр халык өчен матди булмаган мәдәни мирасның кадерле асыллары булуы аңлашыла, алар халыкның рухи үзаңын ныгыта. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты татар халкы һәм аның мәдәни дөньясы өчен шушы мөһим нигезгә әверелде...».

Узган атнада беренче татар балеты сәхнәгә чыгуга 80 ел булды. 1945нче елдагы премьера - тарихка татар дөньясы өчен зур вакыйга буларак кереп калган. Ул халкыбызны югары сәнгатьнең бер төре - балетлы итә. Сәнгатнең теле юк дисәк тә, "Шурале" милли балет буларак Совет сәнгате үсешенә өлеш кертә. Чөнки музыкасы һәм хореографиясе татар фольклорының бөтен байлыгын чагылдыра. Озын гомерле спектакль бүген дә Санкт-Петербургның Мариин, Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куела.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар