Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: Татар актерлары да Оскар алыр дип хыялланам

Илшат Әминев: Татар актерлары да Оскар алыр дип хыялланам

https://tnv.ru

10 Апрель 2025, 16:21

235

0

Илшат Әминев: Татар актерлары да Оскар алыр дип хыялланам
Апрель ахырында "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 22 сериядән торган яңа татарча сериал дөнья күрәчәк. Ул Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның "Кеше китә - җыры кала" әсәренә нигезләнә һәм шундый ук исем йөртә. 

Кичә Әлмәт халкы сериалның бер сериясен карый, актерлар белән таныша һәм аларга сораулар да бирә алды. Актерлары төп рольләрне башкарган Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында "Кеше китә - җыры кала" телесериалы презентациясе узды. 



ТНВ генераль директоры Илшат Әминев бу чараны Оскар тапшыру белән чагыштырды.

"Бу безнең өчен зур һәм күләмле эш булды. Авырлыклар да күп булды: урыннар булдыру, образларны табу. Режиссерның да эше бик көчле булды. Безнең артистлар да Оскар алыр дип хыялланам, андый көн дә килеп җитәр дип уйлыйм,". 

Илшат Әминев татар киносын үстергән өчен "Татнефть"ның генераль җитәкчесе Наил Өлфәт улы Мәгановка рәхмәтен белдерде. 



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар