https://tnv.ru
14 Апрель 2025, 17:01
517
0

Тиздән ТНВ каналында Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелгән "Кеше китә - җыры кала" телесериалы чыга башлаячак. "Сөйләшергә вакыт" тапшыруына килгән актриса Нәфисә Хәйруллина сериалдагы роле турында сөйләде.
"Съемкалар бер сулышта үтте. Мин сугышка багышланган фильмда төшәргә хыяллана идем. Александр (Далматов - сериалның режиссеры) миңа шалтыратып прокурор Улебаева ролен тәкъдим итте. Гомумән, характерлы рольләр яратам. Александр белән эшләү җиңел һәм кызык булды, ул бик укымышлы кеше.
Эштә сәламәт атмосфера булу минем өчен беренче урында тора. Бер-береңне хөрмәт итсәң, күпкә җиңелрәк. Артистларыбызны бик тә яратам, сагынам, мин әле дә алар белән бер дулкында. Алар белән аралашулар, шаяртулар барысы да истә", - дип сөйләде Нәфисә.
"Кыенлыклар һава торышы белән генә бәйле булды. Кинәт салкыннар бәрде һәм ярты группа авырып китте", - диде актриса.

Бүлешергә
Комментарии 0