https://tnv.ru
17 Апрель 2025, 17:25
378
0

ТНВ генераль директоры Илшат Әминев: "Бик дулкынландыргыч көн, чөнки бик зур эш башкардык – зур сериал төшердек. Ул безнең тарихка юнәлтелгән сериал. Мин һәрвакыт ничек кабул итәрләр дип борчылам. Сериалның киләчәге булачагына ышанам, чөнки үзем карадым, миңа ошады. Әмма мин объектив булмаска мөмкинмен, чөнки ул минем йөрәктән чыккан әйбер, шуңа күрә аны тамашачылар бәяләсен иде".
«Ватан 21 век» кинокомпаниясе «Кеше китә - җыры кала» сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В. Д Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.
Телесериал "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 28 апрельдә чыга башлаячак.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0