Онлайн трансляция

Свернуть

Александр Далматов: "Без һәрбер детальдә дөреслеккә барып җитәргә тырыштык"

Александр Далматов: "Без һәрбер детальдә дөреслеккә барып җитәргә тырыштык"

https://tnv.ru

14 Май 2025, 17:21

670

1

Александр Далматов: "Без һәрбер детальдә дөреслеккә барып җитәргә тырыштык"
ТНВ каналында чыгучы “Кеше китә – җыры кала” сериалы режиссеры Александр Далматов "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында сериалдагы нечкәлекләргә игътибар итте.

Режиссер сүзләренчә, иң авыры - ясалма тырнак, керфек һәм каш булган. Алар буенча мин хәзер белгеч инде, дип шаярта Александр.

"Сериалда кызларның "лифчик"ларын салдырттым. Элек аны кимәгәннәр бит инде. Бер әби килеп: "Әйбәт булды, элек хатын-кызларның күкрәкләре шулай иде", дип тә әйтте. Без һәрбер детальдә дөреслеккә барып җитәргә тырыштык. Ни өчен син түшәк сәхнәләрен төшердең, Миңнисаның "синең ирлегең кая" дип кычкырып чыгып киткән өчен мине сүгүчеләр әле дә бар. Татар хатыны алай әйтә алмый дип ике зур галим шалтыратып әйтте. Соң аны автор Мөхәммәт Мәһдиев язган бит. Әлбәттә, ул аны бөтен кеше алдында кычкырып әйтмәгән, ул аны ире янында әйткән. 

«Ватан 21 век» кинокомпаниясе «Кеше китә - җыры кала» сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В. Д Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.

Сериал "ТНВ-Татарстан" (10:00, 16:30, 20:00) һәм "ТНВ-Планета" (8:00, 19:10, 22:20) телаканалларында эш көннәрендә күрсәтелә. 

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Фәрхинур

Александр энем!
Бүген "Кеше китә- җыры кала" фильмның чираттагы сериясен карадым.
Караган саен Сезгә олы рәхмәтемне белдерәм.
Рольләргә артистларны бик  оста,нык уйлап сайлагансыз.
Әтием-сугыш ветераны,Әнием- тыл ветераны.Бу фильмда аларнын сугыш чоры тормышы җанланган кебек булды...Васфикамал -шул чордагы бригадир- Әниемне хәтерләтә.
Бу әсәрне язучыны да, сәхнәләштергән иҗади төркемне дә Тукай бүлегенә тәкьдим итәр идем.

Аватар