https://tnv.ru
03 Июнь 2025, 16:44
118
0

ТНВ телеканалында чыга торган «Музыкаль Сабантуй» проектының икенче сезонына әзерлек башланды! Бүген «Болгар радиосы» студиясендә Россиянең Атказанган, Татарстанның Халык артисты, татар эстрадасы легендасы Айдар Фәйзрахманов катнашында, аның укучысы Гүзәл Уразова репертуарыннан «Нигә болай ашкынасың йөрәк» җырын яздыру булды.
«Аллаһка шөкер, бөтен казанышларына сөенәм, чөнки укучы үзенең укытучысы белән бер дәрәҗәдә, хәтта ки аны узып ниндидер югарылыкларга ирешә икән, бу барыбер укытучысының хезмәте. Бүгенге көндә, мин Гүзәл өчен бик сөенәм. Сабантуй бәйрәмендә дә мин рәхәтләнеп капчык киеп, аның белән бергә йөгерергә риза.», — диде Айдар Фәйзрахманов үзенең укучысы Гүзәл Уразова турында.

«Музыкаль сабантуй"ның 2нче сезонында катнашучыларның тагын берсе Рәсим Низамов әлеге проектта катнашырга берсүзсез риза булдым ди: «Музыкаль Сабантуй» — яңа проект, ул шуның белән дә кызыклы. Монда өлкәнрәк җырчылар белән бүгенге яшь буын җырчылар арасында музыкаль көрәш бара. Проектка катнашуга килгәндә, мин берсүзсез риза булдым. Чөнки беренче тапшыруыннан үк карап, күзәтеп барам, шуңа бернинди каршылык та булмады».

«Музыкаль Сабантуй» проектының 2нче сезонының төп яңалыгы — музыкаль мәйданда укучы һәм аларның остазлары очрашачак. Тамашачы Айдар Фәйзрахманов һәм Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов һәм Рифат Зарипов кебек дуэтларны күзәтә алачак. Шулай ук, көтелмәгән һәм кыю экспериментлар, стиль алмаштыру көтелә, мәсәлән, Нурминский белән Айфараның уртак номерында рэп һәм шансон жанрлары кушылачак.
Тапшыру эфирга яңа сезонда — быелның сентябрь аеннан чыгар дип көтелә.

Бүлешергә
Комментарии 0