Республика Сабантуе мизгелләре: Рөстәм Миңнеханов аркан тартты, Марат Хөснуллин сабанга сугып мәйданны ачты
https://tnv.ru
23 Июнь 2025, 13:30
84
0

Татар дөньясы өчен июнь шундый ай — аның һәр ялы — Сабантуй! Авыл-район, шәһәрләрне урап ул башкалага килде. Авылда милли бәйрәм — үзенә күрә бер гади мохите белән кадерле булса, авылдаш-туганнарны очраштырса, Казанныкы барысыннан да аерылып тора. Монда без Татарстан дигән көчле төбәкнең бөтенләй башка ягы — бай тарихлы Республика булуын, миллилеген, традицияләрне саклавын күрәбез. Районнар тәкъдим иткән утарларда халкыбызның кәсепле милләт икәнлеге ярылып ята. Әгәр дә Татарстанда яшәүчеләрнең үзаңың, менталитетын аңлыйм дисәң, бер тапкыр Республика Сабантуенда катнашырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов Сабантуйны «Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәре» дип атады. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшы дигәндәй, Рүзәл Шәриповның Тынычлык бистәсе каенлыгыннан репортажын карыйк.

Бүлешергә
Комментарии 0