https://tnv.ru
08 Июль 2025, 17:30
374
0

Танылган талантлы татар режиссеры Айдар Җәббаров Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры булырга мөмкин. Имеш-мимешләр күптән йөри иде инде, ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында ул бу сүзләрнең дөрес булуын раслады.
"Беләм. Ул имеш-мимеш кенә түгел. Тинчурин театры Татарстанның бер йортына күчә һәм анда миңа баш режиссер булырга тәкъдим бар. Мин үземә уйланырга вакыт алдым. Җавабымны август аенда ишетәчәксез", - дип җавап бирде.
Айдар сүзләренчә, Татарстан театрларында баш режиссер булырга тәкъдимнәр элек тә килгән. Ул вакытта әле Айдар әзер булмаган, яңалык эзләргә теләгән. Хәзер ул яңа сынаулардан курыкмый, театр кайсы якка барырга тиешлегенә үз фикере дә бар, әмма әлегә барлык якны да үлчәүгә салган.

Бүлешергә
Комментарии 0