https://tnv.ru
24 Июль 2025, 13:26
47
0

Казанда "Биш буын шагыйрьләре бергә" дип аталган әдәби чара узды. Анда фронтовик-шагыйрь Фатих Кәрим әсәрләреннән шигъри тамаша тәкъдим ителә.
Шулай ук, төрле буын язучылары катнашында әдәби баттл узды. Әлеге шигърият бәйрәме "Яңа исем" иҗади лабораториясе тарафыннан оештырыла. Чараның максаты - татар әдәбиятында төрле буын вәкилләренең элемтәсен ныгытып, яңа иҗади әсәрләр язуга этәргеч булдыру.
Олпат язучылар һәм сәләтле шәкертләр чыгышын Эльмира Имамиева күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0