Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда V Халыкара Нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узачак

Казанда V Халыкара Нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узачак

https://tnv.ru

18 Август 2025, 12:05

66

0

Казанда V Халыкара Нәфис сүз телевизион бәйгесенең гала-концерты узачак

"ТАТАР СҮЗЕ" конкурсына Татарстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 4500дән артык гариза кабул ителде. Гала-концертта төрле номинацияләрдә җиңүчеләрнең исемнәрен беләчәкбез. Алар арасында үзешчән халык арасыннан чыккан сәләтле кешеләр дә, республикабызның танылган театр артистлары да бар. Җиңүчеләр сәхнәдә мактаулы бүләкләр, исемле таныклыклар һәм акчалата премияләргә лаек булачак.

Концерт программасын татар эстрадасының күренекле йолдызлары бизәячәк. Ул да булса – «Голос. Дети» проекты финалисты Сәид Галиуллин, халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Хөсәенов, Татарстан Республикасының халык артисткасы Зәйнәб Фәрхетдинова. Тамашачыларны шулай ук яшерен кунакның чыгышы көтә – аның исеме концерт көненә кадәр сер итеп саклана!

Билетларны киләсе урыннарда сатып алырга мөмкин: BiletOn һәм tatfil.ru сайтында, Казан филармониясе кассаларында.

Елның иң зур мәдәни вакыйгасын күрми калмагыз! 25 сентябрьдә Казан филармониясендә күрешкәнгә кадәр!



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар