Онлайн трансляция

Свернуть

Камал театрының яңа сезонында зур үзгәрешләр: тәҗрибәле режиссер китә, яңа артистлар килә

Камал театрының яңа сезонында зур үзгәрешләр: тәҗрибәле режиссер китә, яңа артистлар килә

https://tnv.ru

08 Август 2025, 12:50

32

0

Камал театрының яңа сезонында зур үзгәрешләр: тәҗрибәле режиссер китә, яңа артистлар килә
Быел камаллылар яңа бинадагы - беренче яңа сезонны зур үзгәрешләр белән каршылый. Монда 13 ел эшләгән режиссёр Айдар Җаббаров башка театрга күчә, дистәләгән яңа артист өстәлә, спектакльләр саны арта.

120нче юбилей сезонын иртәгәдән - күркәм гадәт буенча "Зәңгәр шәл" спектакле белән ачачаклар. Туфан Миңнуллинның "Сөяркә", Тургеневның "Сеңелкәш", Дамир Сәлимҗановның "Күркә" әсәрләренә нигезләнгән премьералар тәкъдим ителәчәк.

Көздән Уфа, Мәскәү, Оренбург, Самара кебек - татар театрлары булган шәһәрләргә гастрольләр белән барырга җыеналар. Тамашачыны тагын нинди яңалыклар көтә? Инзилә Хөсәенова сөйләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар