https://tnv.ru
12 Август 2025, 16:34
31
0

Татарның милли сәнгатен үстерүгә быелдан Казан циркы да үз өлешен кертә башлады. Кемдер инде кайда цирк, кайда милли мәдәният дияр? Әмма алар сәнгатнең теләсә кайсы төре аша татарның тарихын, бай мирасын, фольклорын, гореф-гадәтләрен тамашачыга җиткереп булуын күрсәтте.
XXI гасырда беренче милли шоу - "Мирас" тамашасын тәкъдим иттеләр. Узган ел беренче чирканчык алып, Тукай туган көнгә - "Печән базарында" цирк спектакле әзерләгәннәр иде. Тамашачы яратты! Бу юлы акробатлар, жонглёрлар, хайваннар катнашында циркка гына хас тамаша чыгардылар. Аны Татарстанның визит карточкасы итмәкчеләр. Халыкта, милли әйбер киң тамашачыга кызык түгел дигән фикер яши. Минемчә, бу тамаша белән ЦИРК моны кире кага һәм миллине заманча кызыклы итә, ул халыкның тарихын дөньяга таныта.
Милли тамашаны әзерләүдә 2 меңгә якын кеше катнаша. Мираска - цирк сәнгате аша караш Инзилә Хөсәенова репортжында.

Бүлешергә
Комментарии 0