Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанның Язучылар берлеге Россиянең язучылар берлеге составына керергә мөмкин

Татарстанның Язучылар берлеге Россиянең язучылар берлеге составына керергә мөмкин

https://tnv.ru

18 Август 2025, 16:31

28

0

Татарстанның Язучылар берлеге Россиянең язучылар берлеге составына керергә мөмкин

Татарстанның Язучылар берлеге Россиянең язучылар берлеге составына керергә мөмкин. Әдипләр даирәсендә әйтүләренчә, бу мәсьәлә алдагы 2 айда хәл ителергә тиеш. Төп карарны октябрь башында, язучыларның моңарчы планда булмаган корылтаенда кабул итүләре ихтимал. 

Бу мәгълүматны безгә бу атнада берлек рәисе Ркаил Зәйдулла раслады. Бүгенгә илдә Россиянекенә кермәгән бердәнбер берлек калган була һәм ул Татарстанныкы. Үзгәреш милли республикаларга нәрсә бирә? 

Бу - иҗатчыларны хакимият вертикаленә кертү түгелме? Милли әдәбият моннан нәрсә ала һәм нәрсә югалтачак? Әлегә сораулар күп. Аларның кайберләрен без Ркаил Зәйдулланың үзенә һәм мәдәният министрына юлладык.   

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар