https://tnv.ru
27 Октябрь 2025, 10:50
39
0

Узган атнада татарның театры дөньясы өчен тарихи вакыйга булды. Тинчуринлылар Камалның элеккеге бинасына күченеп бетте һәм анда беренче спектакльләрен тәкъдим итте. Аның исеме дә символик мәгънәгә ия иде. "Хыял артыннан" дип атала. Бүген коллектив якты хыяллар, зур планнар, кызыклы идеяләр белән яши.
Камал театры бинасына күченүләрен кемдер "әтидән калган бишмәтне" кию дип кабул итсә, Тинчуринлылар аны югарырак баскычка күтәрелү дип саный. Сәхнә дә үзгә, бина да зуррак, техник мөмкинлекләр дә аерыла. Өстәвенә, шулай туры килде: яңа иҗади чорга яңа һәм талантлы режиссер белән берлектә аяк бастылар. Алар белән яшь, шул ук вакытта, театр күгендә якты йолдыз булып кабынган Айдар Җәббаров эшлиячәк. Димәк, татар тамашачысы театр сәнгатендә иҗади алгарыш көтәргә хаклыдыр, минемчә.
Люция Нотфуллина иске яңа нигездә башланган тормыш турында.
Бүлешергә
Комментарии 0