https://tnv.ru
04 Декабрь 2025, 13:19
5
0

Кичә бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевның тууына - 125 ел. Шигърияттә Тукай кояш булып балкыса, музыка сәнгатендә аның исеме якты йолдыз булып яна.
Ул - халкыбызның профессиональ музыкасына нигез салучы. Иҗат иткән чоры тарихка - татарның рухи мирасы өчен алтын еллар булып кереп калган. 35 ел гомерен шушы сәнгатне үстерүгә багышлый. Аның "Кызыл Армия маршы"н үз гомерендә бер тапкыр булса да, Татарстан поездында йөргән һәркем ишетеп белә.
Чөнки аны вокзалда яңгыраталар. Бүген юбилей көне уңаеннан Сәйдәшевның Казандагы һәйкәленә чәчәк салдылар, ремонттан соң музее эшли башлады.

Бүлешергә
Комментарии 0