Онлайн трансляция

Свернуть

Илһам Шакиров җырлары — яңа яңгырашта: трибьют-проект тәкъдим иттеләр | Адымнар

Илһам Шакиров җырлары — яңа яңгырашта: трибьют-проект тәкъдим иттеләр | Адымнар

https://tnv.ru

22 Декабрь 2025, 17:19

12

0

Илһам Шакиров җырлары — яңа яңгырашта: трибьют-проект тәкъдим иттеләр | Адымнар
Салих Сәйдәшев тууның 125 еллыгы уңаеннан музеен яңартып ачу - 2025нче елның бер күркәм мәдәни вакыйгасы булды. Мин бу исемлеккә Илһам Шакировның 90 еллыгы уңаеннан аның иҗатына багышлау, заманча итеп әйтсәк, трибьют концертны да өстәр идем.

Аның башкаруында халык яратып тыңлаган "Әдрән диңгез", "Идел буе каеннары", "Сарман вальсы", " Сандугач" кебек җырларны җәен заманча яңгырашта тәкъдим иттеләр. Оештыручылар озак көттермәде - 15 композициядән торган альбом киң җәмәгатчелек хозурына - интернетка куелды.

Авторлары татар көенең баян бн курайга гына кайтып калмавын, монда этник, клавишлы, тынлы уен кораллары, заманча аранжировка да урынлы икәнлеген күрсәтергә омтылган. Чөнки Илһам Шакиров эстрадага рок, джаз алымнарын алып кергән шәхес. Инзилә Хөсәенова һәр татарның күңелендә яшәгән җырларны яңа яңгырашта тыңлады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар