Онлайн трансляция

Свернуть

Татар, башкорт һәм кырым татарлары "Ай, былбылым" җырын бүлә | Адымнар

Татар, башкорт һәм кырым татарлары "Ай, былбылым" җырын бүлә | Адымнар

https://tnv.ru

09 Февраль 2026, 12:50

105

0

Татар, башкорт һәм кырым татарлары "Ай, былбылым" җырын бүлә | Адымнар
Моннан нәкъ бер ай элек җырчы Алсу белән "Ай Йола" этнотөркеме "Ай, былбылым" җырына уртак клип чыгарган иде. Ул бик тиз популярлашып китте һәм иң күп тыңлана торган чартларга эләкте.

Шул ук вакытта моңарчы булган бәхәсләрне яңартып җибәрде. Эш шунда ки, Алсу белән Ай Йола "Ай, былбылым"ны башкортча гына җырлый. Тамашачыларның бер өлеше моны аңламады. Кемдер аны, заманында Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимовлар башкарган чын татар халык җыры дип яза. Кемдер Агыйдел дип җырлангач, башкортныкы дип саный. Өченче фикер дә бар - алар көендә Кырым татарлары аһәңен ишетә.

Ярар да бит, бер куплеты башкортча, икенчесе татарча җырланган булса, юк... Бер җыр тарихы - Люция Нотфуллина репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар